Урыссуның 3 нче номерлы мәктәбендә гомуми мәктәп ата аналар җыелышы узды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Яңа ел каникуллары алдыннан Урыссуның 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар өчен гаилә һәм мәктәп үзара хезмәттәшлеге буенча гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды.

Чакырылган кунак - Ильяс хәзрәт балаларны тәрбияләүдә әти-әнинең билгеләнешен ассызыклады, балаларга җаваплы, игелекле мөнәсәбәт, гаилә эчендә җылы мөнәсәбәтләр кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

 

Оперуполномоченный Алексей Карасев алда торган Куркынычсыз каникуллар, ТР Законының 71 маддәсен үтәү, таныш булмаган кешеләрдән һәм компанияләрдән качу турындагы сорауларны җиткерде. Урлау, транспорт урлау (угон) һәм башка хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләде.

Шулай ук җенси кагылгысызлык турында ролик күрсәтелде.

Җыелышны Лилия Мәүзир кызы Таһирова сынау имтиханнарын анализлап, мәктәп формасына таләпләрне җиткереп тәмамлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International