Район мәдәният йортында Ватанны сакларга киткән барлык якташларыбызга хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән район башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең туганнары белән очрашты.
Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм җитәкчелекнең башка вәкилләре катнашты.
- Хөрмәтле якташлар, бүген без мобилизацияләнгән балаларның әниләрен, хатыннарын һәм балаларын, кәефләрен бераз күтәрү һәм авыр уйлардан читкә юнәлтү өчен чакырдык. Артистларның чыгышлары сезне сөендерсен. Концерттан соң сезне Район мәдәният йорты фойесына чәй эчәргә чакырабыз. Иң мөһиме, якыннарыгызның махсус хәрби операция зонасыннан исән-сау кайтуларын телибез. Батыр уллары һәм ирләре өчен әниләргә, хатыннарына зур рәхмәт. Якынлашып килүче Яңа ел белән! - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Аяз Шәфигуллин.
Бу көнне тамаша залы тулы иде. Безнең солдатларны хупларга ярдәмгә өлкән буын кешеләре, ата-аналар һәм балалар килде. Концерт җанлы һәм моңлы килеп чыкты.
Очрашу азагында бәйрәм кунаклары чәй эчәргә чакырылды — фуршет фойеда – МХОда катнашучыларның туганнары өчен оештырылды.