Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казанда «Яңа ел планетасы» бөтенроссия конкурсында Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Сәнгать мәктәбе укытучысы Эдуарда Мәһдиеваның тәрбияләнүчеләре бу талантлар конкурсында призлы урыннар яуладылар. Марианна Гунько -өченче дәрәҗә лауреаты һәм Алира Гәрәева икенче дәрәҗә лауреаты булды.
Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән эстрада вокалы номинациясендә 152дән артык бала катнашты.