«Электросоединитель» акционерлык җәмгыятенең конференц-залында ел йомгаклары буенча иң лаеклы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Электросоединитель» АҖнең үз традицияләре бар. Мәсәлән, ел саен декабрьдәге бәйрәмнәре алдыннан иң яхшы һәм лаеклы хезмәткәрләр генераль директор фондыннан премия белән бүләкләнә.
Коллектив килешүнең расланган нигезләмәсенә ярашлы рәвештә, җитештерүне үстерүдә, хезмәт җитештерүчәнлеген, продукция сыйфатын арттыруда, яңа технологияләрне кертүдә, шулай ук иҗтимагый чараларда һ.б. актив катнашкан «Электросоединитель» АҖ хезмәткәрләре генераль директор премиясе белән бүләкләнде. Премияләр завод эчендәге махсус сайланган комиссия тарафыннан расланды.
- Ел саен декабрь ахырында, яхшы традиция буенча, завод үсешенә үзләренең өлешен күбрәк керткән кешеләрне хөрмәтлибез. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезнең ярдәм белән предприятиенең икътисади һәм җитештерү күрсәткечләре үсә, продукциянең сыйфаты яхшыра. Яңа ел алдыннан барлык завод коллективына уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим, — дип билгеләп үтте «Электросоединитель» АҖ генераль директоры Рәшит Нәбиуллин.
Бүләкләү тантанасын «Электросоединитель» АҖ генераль директоры Рәшит Нәбиуллин җитәкләде. Ул хезмәттәшләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барлык катнашучыларга игелек һәм иминлек теләде. Заводның иң яхшы хезмәткәрләре аның кулыннан Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле конвертлар алды.
Котлауларга предприятиенең баш инженеры Рамил Усманов, коммерция буенча директор урынбасары Анатолий Ильин һәм заводның баш механигы Максим Стефанович кушылдылар һәм бүләкләү тантанасын дәвам итте.
«Альянс» вокаль ансамбле һәм «Родники»завод ветераннары хоры хезмәттәшләрен музыкаль номерлар белән котладылар. Чараның кунагы булып Урыссу Балалар сәнгать мәктәбенең яшь йолдызчыгы, “Сударушка” рус җыры ансамбле солисты Маргарита Глухова (җит. Оксана Җәләева) торды, ул заводчыларга искиткеч җыр бүләк итте.