Урыссуның 3 номерлы мәктәбе укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чарада булдылар

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Яңа ел каникуллары алдыннан Урыссуның 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Фликер” ЯИХ  отряды “Игътибар, балалар!» оператив-профилактик чарасы үткәрде.

 

Укучылар үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булуның мөһимлеген тагын бер кат кисәткән "Караңгыда күренеп тор" мультфильмын  һәм "Кышкы куркынычсызлык" видео дәресен карадылар, ул балаларны кышкы күңел ачулар вакытында игътибарлы булырга, юл кырыенда чанада һәм тюбингларда йөрмәскә чакырды.

Балалар юлдагы иң куркыныч дошманнар - ашыгу һәм игътибарсызлык икәнен аңладылар. Юлда йөрү кагыйдәләре - закон һәм аны үтәргә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International