«Олимп» спорт мәктәбендә волейбол буенча Яңа ел турниры узды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Районда волейболны популярлаштыру максатыннан, “Олимп” спорт мәктәбендә волейбол буенча Яңа ел алды иптәшләрчә турниры узды.

Турнирда өч команда катнашты: “Валя и Ко”, “Z” һәм “Уруссинка” кызлар командасы (тренеры Г.Г. Гариев).

Уеннар мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны - “Валя и Ко” командасы, икенче урынны “Z” командасы, өченче урынны “Уруссинка” командасы алды.

Ярышлардан соң, уен турында фикер алышып, чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International