Рөстәм Миңнехановның Татарстан муниципаль мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыруында район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Абдурахманов катнашты.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Рөстәм Миңнеханов дәүләт муниципаль мәдәният учреждениеләренә 50 автомобиль тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы мәйданда узды.
- Район мәдәният бүлеге өчен машина бик мөһим һәм кирәкле бүләк. Безнең өчен үз транспортыбызны алу зур шатлык, чөнки машина һәрвакыт кирәк - район мәдәният йорты артистларының район буйлап концерт программалары белән гастрольдә йөрүләре, авыл клублары буенча тикшерү белән эш сәфәрләре. Исегезгә төшерәбез, районда барлыгы 21 авыл клубы эшли. Иң мөһиме, машинага аппаратура сыеп бетә. Яңа автомобиль безнең өчен күптән көтелгән һәм Яңа елга иң яхшы бүләк, - дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Абдурахманов.