Бәйрәкәдә район конференциясе узды

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Конференция эше Бәйрәкә хастаханәсенең 90 еллыгына һәм Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган иде.

“Ютазы районында медицина: тарих һәм хәзерге заман” шундый исем астында чара эчтәлекле характерда булды. Бәйрәкә авылы мәдәният йортында узган форум эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе Сирин Галиев, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, сәламәтлек саклау ветераннары һәм башкалар катнашты.

Конференциядә әйтелгәнчә, бу пилот проекты — киләсе елга дәвам итәчәк арадаш чара. Бәйрәкә амбулаториясенең дә, гомумән, районның сәламәтлек саклау учреждениесенең  дә җитди даталары форумны югарырак дәрәҗәдә, башка мәйданчыкта уздыруны таләп итә.

Җыелган кешеләрнең зур кызыксынуын уяткан тирән, эчтәлекле докладлар, районның ветераннарын һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен хөрмәтләү, залдагылар күтәренке кәефе һәм алкышлары...

 

Хезмәтләренә - хөрмәт

Аерым хезмәтләре һәм Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур шәхси өлеше өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел " медале белән бүләкләнде:

 

- Орден Габидуллин, Бәйрәкә авылының авыл хуҗалыгы производствосы ветераны.

 

Ютазы муниципаль районы сәламәтлек саклау системасына аерым өлеш керткән өчен Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән түбәндәге Бәйрәкә хастаханәсе ветераннары бүләкләнде:

 

Резедә Галиева;

Миңнесара Гарипова;

Рәйсә Камалова;

Сәкинә Мөхәммәтшина;

Венера Садыйкова;

Мәкъсүм һәм Гасимә Сәитовлар;

Ленар һәм Гөлчирә Хәлиуллиннар;

Венера Хәсәнова.

 

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

 

- Гүзәл Харисова, Бәйрәкә амбулаториясе мөдире;

- Ирина Мөхәммәтҗанова, Бәйрәкә амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы;

- Роза Садыйкова, Бәйрәкә амбулаториясенең участок шәфкать туташы.

 

Бүләкләү тантанасын район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм УҮРХ баш табибы Светлана Шакирова җитәкләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International