Хөрмәтле ютазылылар!

2024 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

Узып баручы ел безнең район өчен уңышлы булды. Һәр кешегә карата яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча күп эш башкарылды. Бу мәгариф, медицина өлкәләренә дә, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, юллар, тротуарлар төзү һәм ремонтлауга, торак пунктларны су белән тәэмин итүгә дә кагыла.

Урыссуның 3 нче санлы һәм Ютазы мәктәбендә спорт заллары төзелде, Димтамак һәм Ютазы авыллары мәктәпләрендә азык-төлек блоклары ремонтланды.

Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, Иске Каразерик һәм Кәрәкәшле авылларында фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт тәмамланды, Әбсәләм авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

«Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда корпуслар һәм корылмалар төзелеше тәмамланды.

Реконструкциядән соң Димескәй елгасы аша күпер ачылды.

Районның барлык уңышлары – һәр ютазылының тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Киләсе 2024 елда проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыру буенча күп планнар бар. Без музей төзүне, «Олимп» спорт комплексын һәм Урыссу бистәсендәге 1нче санлы балалар бакчасын ремонтлауны күздә тотабыз, район территориясен төзекләндерүне дәвам итәчәкбез.

Ихлас теләкләр белән Яңа елны махсус хәрби операция уздыру зонасында каршы алган ютазылыларга һәм аларның гаиләләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Куелган бурычларны тизрәк үтәвегезне һәм сезне түземсезлек белән көтеп торучы әниләрегез, тормыш иптәшләрегез һәм газиз балаларыгыз янына исән-имин кайтуыгызны телим. Без сезне җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез!

Хәзер без сәгать уклары 12 сугуын дулкынлану белән көтәбез, барлык хыяллар да һичшиксез тормышка ашачак дип ышанабыз һәм өметләнәбез.

Яңа ел гаилә бәйрәме һәм күпләр аны туганнары белән каршы алырга тырыша. Һәр гаиләнең үз Яңа ел традицияләре бар, әмма безнең барыбызны да игелек һәм кайгырту кебек төшенчәләр берләштерә.

Хөрмәтле ютазылылар!

Чын күңелдән сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

 

Ютазы муниципаль районы Башлыгы                               А.Ә. Шафигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International