Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының «Оператив мәгълүмат» бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

2024 елның  4 гыйнварында  18 сәгатьтән  5 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешенең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 4 гыйнварының кичендә, төнлә һәм 5 гыйнвар иртәсендә  Татарстан Республикасы территориясендә  һәм Казанда һава температурасының -25 ..-28˚ кадәр (Казанда -25˚га кадәр) төшүе, 4 гыйнвар кичендә, 5 гыйнвар төнлә һәм көндез томан көтелә.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Туңмас, өшемәс өчен урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йортмәскә һәм  ерак сәфәрләрдән тыелырга.

Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук хәлсезлек һәм талчыгу. Өшемәс өчен катлы-катлы итеп киенергә кирәк, чөнки һава катлавы җылылыкны тотып тора, җылы  йон оекбашлар кияргә ирәк - алар дымны сеңдерә, аякларын коры килеш тота, җылы бияләрсез, баш киеме һәм шарфтан башка салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.

Көчле салкында урамда йөрергә һәм сәфәргә чыгудан тыелу яхшырак.  Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлеген истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй тупларга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга кирәк.

Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан сакланырга  кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.

Мөмкин булса, сәяхәткә чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

Өшегән вакытта беренче ярдәм:

Өшесәгез - җылынырга тырышыгыз, җылы бинада бер-ике сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр нык өшесәгез - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр нык өшегәндә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булмаса нишләргә?

- Зыян күрүченең өстен алыштырыгыз. Юеш киемнәрегезне салдырыгыз һәм аны җылы җәймәләргә һәм одеялга төрегез. Зыян күргән гәүдә өлешләренә кагылмагыз!

- Җылы суда җылытыгыз. - Су температурасы 40-42 0С. Термометрлар булмаса, терсәгегезне суга батырыгыз. Кайнар булмаса - температура туры килә. Өшегән участокны суга төшерегез һәм тире алсу төскә кереп, сизгерлеге кайтканчы тотыгыз. Зыян килгән тән участогы  савыт  стеналарына тиеп торырга тиеш түгел. Йөзегез яки колакларыгыз өшегән булса,  йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда чылатып алырга һәм сөртергә).

- Корытыгыз һәм  төрегез. Тире кызарып чыгу белән, киптерегез һәм зарарланган участокны чиста материя белән каплагыз. Әгәр дә бу аяк яки кул булса, һәр бармакны төрергә яки, зыян килгән тән участогын  киптерергә һәм инфекция  зарарланган тире аша үтеп керергә ирек бирмәс өчен, бармаклар арасына мамык  куярга кирәк.

- Сыеклык эчегез. Алкогольдән тыш, теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу тәннең нормаль температурасын  һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан узудан баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән була. Томанның ераклыкны каплавын исәпкә алу мөһим – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.

Кискен тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саклану артык булмаячак.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Кискен тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саклану артык булмаячак.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International