Ютазы районы администрациясе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Раштуа - иң зур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Миллионлаган кешеләр өчен ул сафлык, ихласлык, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек символы булып тора.
Әлеге кыйммәтләр безнең барыбыз өчен дә уртак булган, үзара дус-тату, аңлашып яшәүнең күп гасырлык нигезе булып тора. Раштуа безне мәхәббәт һәм тугрылыкка, бер-беребезгә карата сизгер булырга, бездә иң яхшы кешелек сыйфатлары уятып, барлык чагылышларында да тормышның кадерен белергә өйрәтә. Раштуа бәйрәме изге уй-ниятләргә этәргеч булып тора, игелекле гамәлләр кылырга чакыра.
Раштуа бәйрәме һәр йортка сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек, бәхет һәм шатлык китерсен!
Ютазы муниципаль районы Башлыгы А.Ә. Шафигуллин