Баулылар «Доброшвеи» отряды волонтерларына маскировка челтәрләре өчен тукыма белән ярдәм иттеләр

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы шәһәре предприятиеләренең берсендә кабель җитештергәннән соң, алга таба маскировка челтәрләрен ясаучы волонтерларга тапшыру өчен, тукымаган тасма калдыкларын  җыю оештырыла.

Баулы шәһәре «Татнефть-Кабель» ҖЧҖнең 1 000 нче санлы цехы начальнигы урынбасары Тимур Нуриәхмәтов инициативасы белән әлеге материал Ютазы районы волонтерларына да тапшырыла.

Моның ярдәмендә Урыссу һәм Ютазы волонтерлары    маскировка челтәренең 14 кышкы вариантын әзерләгәннәр.

Тукымаган тасма материалы кышкы маскировка челтәре вариантын ясау өчен бик уңайлы.

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/bavlincy-pomogli-volonteram-otriada-dobrosvei-tkaniu-dlia-masktsetei

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International