Үсемлекчелек тармагы өчен авыл хуҗалыгы елы катлаулы елларның берсе булып чыкты
Бу хакта Тукай исемендәге ҖЧҖ базасында узган күчмә семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин хәбәр итте. Яз башыннан башланган аномаль корылык аграрийларның барлык хезмәтләрен һәм финанс кертемнәрен юкка чыгару белән янады. Әмма производствога алдынгы технологияләр кертү нәтиҗәсендә район аграрийлары иген басуларының яхшы уңышына ирешә алдылар. Терлекчелектә уңышлар бар. Кичектерүсез хәл итәргә кирәкле сораулар да бар
Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шафигуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хезмәтләре белгечләре катнашты.
Детальләрне «Ютазы таңы» газетасында яки алдагы көннәрдә безнең сайтта укый аласыз.
Роза Искәндәр
Тулырак: http://yutazy.ru/news/selskoe-hozyaystvo/iutazinskie-agrarii-podveli-itogi-uxodiashhego-goda