Балалар иҗаты үзәге тарафыннан Стринг-арт стилендәге «Зодиак билгеләре» картиналары тәкъдим ителде.
Стринг-арт – график техника, тәрҗемәдә «җепләр сәнгате» дигәнне аңлата.
Әлеге картиналар декоратив кулланма сәнгате буенча өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан эшләнгән. 12 зодиак билгесеннән тыш, коллекциядә Яңа ел символы Аждаһа сурәтләнгән картина бар. Шулай ук картиналар неон яктылыгы белән бизәлгән.