Гимназиядә махсус хәрби операциядә катнашучы гимназистның әтисе катнашында батырлык дәресе узды

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Махсус хәрби операция сугышчысы – кыска вакытлы ялга кайткан Альберт Хикмәтов Урыссу гимназиясе укучылары белән патриотизм темасына аралашты.

Сыйныф җитәкчесе Динар Арасланов билгеләп үткәнчә, Россия һәрвакыт үз Ватанын һәм аның мәнфәгатьләрен яклап торган геройлары белән дан тоткан.

Дәрес вакытында сугышчы махсус операциянең әһәмияте, туган илгә һәм ватандашларына карата булган мәхәббәте, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Туганнарының һәм барлык россиялеләрнең гаять зур ярдәме һәм җиңүгә ышанычы барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә дип ышандырды ул. Альберт Хикмәтов шулай ук армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте.

Дәрестә дустанә атмосфера хөкем сөрде. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр. Динар Нур улы ассызыклаганча, Россиянең хәзерге Геройлары, 1941-1945 елларда Ватанны саклаган бабалары белән бер рәттә торачак, ә аларның батырлыклары илебезнең җиңүләре тарихына мәңгелеккә керәчәк.

Укучылар һәм укытучылар көрәшчегә батырлыгы һәм патриотизмы өчен рәхмәтләрен белдерделәр, җиңү белән туганнары, якыннары янына әйләнеп кайтуын теләделәр.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/v-gimnazii-prosel-urok-muzestva-s-priglaseniem-otca-gimnazista-boica-svo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International