Кышкы сезонны Урыссу картингчылары җиңү белән ачтылар

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча ярышларның беренче этабы узды.

Ярышларда республиканың ун шәһәреннән 120дән артык кеше катнашты. Урыссуның «Шмель»  клубы тугыз пилотны лаеклы тәкъдим итте.

Ютазы районының «Шмель» командасы «Шипы» классында беренче урынны яулады.

Төрле класслы шәхси узышларда безнең пилотлар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. «Мини» классында беренче урынны Рүзәл Гәрәев, «Ротакс Макс» классында өченче урынны Рамазан Шамилов, «ирекле» классында икенче урынны Фаат Шамилов алды.

«Милли Юниор» классында «Шмель» командасы бөтен пьедесталны яулады — беренче урынны Рамазан Шамилов, икенче урынны Аяз Мөхәммәдиев һәм өченче урынны Арсений Шерер алды.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/zimnii-sezon-urussinskie-kartingisty-otkryli-pobedoi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International