Яңа елга сюрприз

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Екатериновка авылы халкы Яңа елны бергә каршы алды.

Традиция буенча, Екатериновкада Яңа ел кичендә Кыш бабай авылдашларын котлый. Быел әлеге вакыйга икеләтә шатлыклы булды. Авылда яшәүче Радмир Тимербаев махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга сюрприз итеп кайтты. Радмирның кайтуы барлык якыннары һәм туганнары өчен шатлыклы хәбәр булды. Кыш бабай булып киенгән  сугышчы белән Яңа елны каршылауга барлык авылдашлар да сөенде.

Без Аллаһы Тәгаләдән һәрбер сугышчыны яклавын сорыйбыз һәм барлык россиялеләр кебек, бу сугышның җиңү белән тәмамлануын көтәбез. Һәм җиңү һичшиксез безнең якта булачак! – дип сөйли яңа ел теләкләрендә Екатериновка авылы халкы.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/semeinye-cennosti/boec-svo-priexal-siurprizom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International