Санкт-Петербургта яшәүче Салкын Чишмәдә нәсел тамырларын тапкан

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Санкт-Петербургта яшәүче Луиза Мортазина Салкын Чишмә авылында үзенең нәсел тамырларын, бабасының (әнисенең әтисе) каберен эзләп тапкан.

Бу изге гамәлдә аңа Кәрәкәшле музее хезмәткәрләре булышкан. Алар Луиза ханым белән ел дәвамында элемтәдә торып, эзләнү эшләре алып барган.

Рәсәйнең төньяк башкаласында гомер кичерүче Луиза ханымның нәсел җепләре Мәгъсүм Шакировка барып тоташа.

Мәгъсүм Шакиров заманында Салкын Чишмәдә яшәгән һәм күп кенә татар әдипләренең әсәрләрендә тасвирланган данлыклы Ак Чишмә бакчасында хезмәт куйган, бик оста бакчачы булган. Әмма аңа кадәр Мәгъсүм агага шактый авырлыклар аша үтәргә туры килгән. Бөек Ватан сугышы башланганчы, ул мәктәптә укытучы булып эшләгән. Сүз уңаеннан, аның беренче хатыны — Луиза ханымның әбисе дә балаларга белем биргән. Сугыш башлангач, Мәгъсүм ага Ватаныбызны илбасарлардан сакларга киткән. Тик озакламый әсирлеккә төшкән һәм 4 ел әсирлек газапларын кичергән. Ул чорда әсирлектә булучылар үзләренә карата кырын карашны тоеп яшәгән, һәм бу җиңелләрдән булмаган. Шуңа күрә Мәгъсүм ага сугыштан соң яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтмаган, бакчачылыкта эшләгән.

Луиза Мортазина Мәскәүдән бабасының башка нәсел дәвамчыларын да эзләп тапкан. Узган җәйдә ул үзенең оныгы һәм әнисе белән кайтып, бабасы узган сукмаклар буйлап атлаган, Кәрәкәшледә, авыл музеенда, Салкын Чишмәдә булган.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/sankt-peterburgta-iasauce-salkyn-cismada-nasel-tamyrlaryn-tapkan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International