Һәр ел саен барлык китапханәләрдә гыйнвар башында укучыларны яңадан теркәү башлана. Ә быел, үз укучылары өчен, Кәрәкәшле китапханәсе хезмәткәрләре «Яңа 2024 елның беренче укучысы» акциясен дә үткәрделәр.
Яңа елның беренче эш көнендә китапханәнең беренче укучысы Флорида Гарифуллина булды. Ул китапханәнең даими укучысы, шулай ук китапханә хезмәткәрләре үткәргән күп кенә чараларда актив катнашучы булып тора. Китапханә хезмәткәрләре аңа бүләк итеп 2024 елга календарь тапшырдылар.