Балалар иҗаты үзәгендә хоккей кортында «Бозда Яңа ел эстафетасы» узды.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен җәй көне генә түгел, кыш көне дә кабатларга мөмкин, бары тик фантазия гына кирәк.
Балалар иҗаты үзәгендә узган чарада балалар конькида юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәр үтәде. Вакыт буенча киртәләрне тизрәк үткән кеше җиңеп, балл яулады.
«Яңа ел эстафетасы» бик тә кызыклы һәм күңелле узды.
Эстафета тәмамлангач, җиңүчеләр һәм катнашучылар татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/zimnie-zabavy-estafeta-na-ldu