Акбашта яшәүче Кәфия Гаффарованың йорты якыннары һәм туганнары белән тулы: алар яраткан әниләрен, әбиләрен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгәннәр...
Олы яшьтәге ханым күп санлы туганнарыннан, авылдашларыннан һәм район хакимияте вәкилләреннән котлаулар кабул итте. Район җитәкчелеге исеменнән Кәфия Касыйм кызын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов котладылар.
— Мин үзем Акбаш кызы һәм томыш иптәшем дә шушы авылдан, — дип сөйли юбиляр. — Без аның белән 68 елдан артык яшәдек. Үзара аңлашып, дус, тату булдык. Бергәләп эшләдек, бергәләп тормыш кыенлыкларын хәл иттек. 20 елдан артык безнең белән әнием яшәде, һәрнәрсәдә ярдәм итте. Без икебез дә эштә, ә балаларны әнием карап үстерде. Әни кунакка киткән вакытта, каенанам килә иде. Әбиләрсез балаларны ничек үстерергә һәм тәрбияләргә? Нәкъ менә әбиләр эшкә дә өйрәтәләр, укуда да ярдәм итәләр. Ирем җирле колхозда механизатор һәм механик булып эшләде, мин башта Александровский спирт заводында һәм Ютазы азык-төлек сәнәгатендә хезмәт куйдым, соңыннан туган авылымдагы колхозда үлчәүче, склад мөдире булып эшләдем... Бу йортны без ирем белән бергә күтәрдек.
Кәфия апа билгеләп үткәнчә, Акбаш территориясендәге колхоз «Трактор» һәм Рокоссовский исемендәге колхозларына бүленә, соңрак исә аларны яңадан берләштергәннәр. Авыл тормышы, җирдә хезмәт итү аның канында. Кәфия апага җиде яшь тулганда, әтисен сугышка алып китәләр. Кәфия Касыйм кызы әйтүенчә, аннан бер генә хәбәр дә килмәгән, хәтта хәбәрсез югалганы турында да. Дүрт баласын әнисе ялгыз күтәрә. Көндез дә, төнлә дә үз бакчасында да, колхозда да эшли, гаилә ач булмасын өчен, балалар белән бергә йорт хайваннарын да тоталар. Ул вакытта бәрәңге аларның гомерләрен саклап кала.
Бүген чәй кайнатып, үзегезгә ашарга пешерәсезме? — дип әңгәмәдәшемә сорау бирәм.
«Әйе, моңарчы шулай иде», — дип җавап бирде ул. — Хәзер киленем пешерә, мин җылытып ашыйм. Улым белән киленем һәрвакыт янымда. Калган балалар читтә яши, ләкин без һәрвакыт хәбәрләшеп торабыз.
Хезмәт ветераны Кәфия Гаффарованың 14 оныгы һәм 27 оныкчыгы бар. Аларны яратуы һәм горурлануы, Кәфия апаның күзеннән үк күренеп тора.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/znay-nashikh/semero-po-lavkam-scaste-na-sklone-let