Кәрәкәшле авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа ел турында» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Чараны оештыручылар балаларга Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы, чыршыны бизәү традициясе турында презентация күрсәттеләр.
Чара барышында балалар «Яңа ел серләре» викторинасында катнаштылар, кыш турында мәкальләр, әйтемнәр әйттеләр, күңелле уеннар уйнадылар.
Чара ахырында бәйрәмнең яшь кунаклары Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/v-karakaslinskoi-selskoi-biblioteke-proslo-meropriiatie-dlia-detei