Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә «Кыш» бәйрәме узды

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чара узды.

Сәнгать мәктәбе укучылары күңел ачу өчен бергә җыелдылар.

Чара программасы Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләнде, бәйрәмне фортепиано бүлеге укытучысы Әлфия Камалиева алып барды.

Балалар конкурс программасында һәм спорт эстафеталарында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, ел символы булган Аждаһа рәсемен ясадылар. Шулай ук балалар укытучылар белән бергә бию флешмобында катнаштылар.

Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар. Чара бик күңелле үтте!

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/veselyi-prazdnik-zabavy-zimuski-zimy-prosel-v-urussinskoi-dsiс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International