Рус православие чиркәвенең иң әһәмиятле һәм зур бәйрәмнәренең берсе - Раштуа көне - 7 гыйнварда бөтен православие дөньясы билгеләп үтте.
Бу уңайдан бәйрәм гыйбадәтләре барлык чиркәүләрдә узды.
Йөзләрчә православие динен тотучы ютазылылар 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Урыссу бистәсенең Изге Николай храмына җыелдылар.
Биредә алар төнге Раштуа гыйбадәтендә катнаштылар, аны храмның настоятеле Роман атакай алып барды.
Мәхәллә халкын котларга район җитәкчелеге вәкилләре килгән иде. Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина кунакларга котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул Изге Николай гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Роман Галиуллинга чәчәк бәйләме һәм якшәмбе приход мәктәбе балалары өчен татлы бүләк тапшырды.
Барлык котлаулардан соң чиркәү гыйбадәте - Навечерие Рождества Христова башланды. Христианнар, атакай белән бергә гыйбадәт кылды һәм Аллаһны данлады. Кичке хезмәт салмак кына литургиягә күчте.
Хак Тәгаләгә гыйбадәт кылганда, һәр приход кешесе Раштуа төненнән кечкенә булса да могҗиза көткәндер, мөгаен. Һәм ул һичшиксез булачак. Ышанырга гына кирәк.
Раштуа җиткәч, христианнарның бәйрәм алды посты тәмамланды. Шуңа күрә христианнар бер-берсен Раштуа бәйрәме белән генә котлап калмады, ә бик теләп сыйландылар да.