Чаллыда 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча ТР беренчелеге узды.
Турнир спортчы Ю.И. Журавлев истәлегенә багышланган иде.
Ютазы районыннан әлеге ярышларда "Олимп" спорт мәктәбе көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясады, тренерлары - Айнур Хәмитов һәм Тимур Бурханов.
Әмирхан Солтанбеков 68 кг.га кадәр авырлыкта икенче урынны алды, Ратмир Солтанбеков 62 кг. га кадәр авырлыкта өченче урынны, Арсений Тойчин һәм Камил Билалов бишенче урынны яуладылар.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/urussinskie-borcy-poborolis-s-celnincami