Урыссу бистәсенең Изге Николай мәхәлләсендә Раштуа бәйрәме үтте

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Изге Николай мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбендә балалар өчен күңелле бәйрәм үтте.

Мәхәлләнең якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре бәйрәмгә җырлар һәм шигырьләр әзерләп килделәр.

Иң элек балалар Раштуа бәйрәменең төп җырын башкардылар. Шуннан соң Изге Николай гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Роман кунакларны Раштуа белән котлады,  сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Чара бик күңелле үтте. Бәйрәмдә хәтта Кыш бабай белән Кар кызы да булдылар!  Балаларның шатлыктан янып торган күзләре бәйрәмнең уңышлы узуына тагын бер дәлил иде.

— Якшәмбе мәктәбе балалары өчен бәйрәм бик тә күңелле үтте. Инде берничә ел мондый чаралар үткәргәнем булмаган иде. Балалар һәм ата-аналар канәгать калдылар дип уйлыйм. Мин чыршы булып киенгән  идем. Балалар: «Настя апа, без сезне таныдык», — дип мине урап алдылар. Чарадан соң без бергәләшеп торт белән чәй эчтек, балалар хисләре белән уртаклаштылар, бәйрәмнең шундый уңышлы үтүенә мин дә бик сөендем, — дип үз уйлары белән уртаклашты чараны оештыручыларның берсе Анастасия Михайлова.

Чара ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар һәм чәй эчүдә катнаштылар.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/religiya/veselyi-rozdestvenskii-utrennik-prosel-v-urussinskom-sviato-nikolskom-prixode

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International