Лениногорскида шәһәр Башлыгы Кубогына «Күк бүре» уены үтте
Ярышлар «Алмакай» ат утарында узды. Спорт чарасында барлыгы дүрт район катнашты: Лениногорск, Ютазы, Әлмәт һәм Бөгелмә.
«Күк-бүре» уены — икенче төрле уенның исеме "Ылак" дип йөртелгән, борынгы төрки ярыш, аның тарихы берничә гасыр тәшкил итә һәм Чыңгызхан заманына барып тоташа. Уен кагыйдәләре буенча ике команда катнаша, аларның һәрберсендә дүрт атчы булырга тиеш. Алар кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәшнең "казан"ына кертергә тиеш.
«Олимп» спорт мәктәбе директоры Александр Карпеев җитәкчелегендәге Ютазы командасы ныклы көрәштә җиңү яулады.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/komanda-iutazinskogo-raiona-priniala-ucastie-v-nacionalnoi-igre-kuk-bure