Йортым миңа көч биреп тора

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Димтамак авылында гомер итүче Зәмилә Имам кызы үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Традиция буенча, юбилярның йортында аның туганнары һәм якыннары җыелды. Хикәя герое үзенең биологик яшеннән күпкә яшьрәк күренә дип әйтү артык булмас. Җәй көне ул һаман да тавык, үрдәкләр тота икән, көндәлек мәшәкатьләрне дә үз көче белән башкара. Ипигә кадәр пешерә. Әмма кызы һәм кияве әнисен даими рәвештә килеп карап торалар.

— Урыссудан атна саен кызым килә, — ди Зәмилә ханым. — Кар чистартырга, кер юарга, азык-төлек алырга — боларның барысы белән дә мин үзем шөгыльләнмим инде. Бу йортны сатып алырга миңа ул елларда Әдип Шафигуллин җитәкләгән колхоз ярдәм итте. Әлбәттә, йорт төзекләндерелде. Колхоз ул вакытта «Правда» исемен йөртте. Мин үзем исә, Хөсәенов җитәкчелегендә эшли башладым. Сыер саву фермасында эшләдем.

Зәмилә ханым Байлар авылында туган. Димтамакка килен буларак күченгән. Булачак ире белән ул Куйбышев шәһәрендә таныша, анда паспорт алу максаты белән өч елга вербовка буенча киткән була. Зәмилә апа Әбсәләм комбинатында да хезмәт куеп ала.

— Минем 37 ел хезмәт стажым бар, — дип дәвам итә Зәмилә Гобәйдуллина. — Ирем инде күптәннән исән үгел. Дөресен генә әйткәндә, миңа балаларны берүземә диярлек күтәрергә туры килде. Яшерен түгел, көнкүреш мәшәкатьләре, балаларны аякка бастыру, өйдә дә, эштә дә өлгерү җиңелләрдән булмады. Ләкин картайган көннәремдә минем балаларым — минем шатлыгым. Шулай да мин үз йортымнан күченеп китәргә теләмим. Йортым миңа көч биреп торган шикелле.

Зәмилә ханымның биш баласының икесе иртә вафат булган. Аның куанычы — өч кызы, кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары. Эш сөючән һәм таләпчән бу ханым, үз принципларыннан читкә тайпылмый: чаманы белгән очракта гына, мул тормышка ирешә аласың, ди ул.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны контроль-хисап палатасы рәисе Римма Хафизова котлады. Юбилярга иң изге теләкләрен җиткереп, ул истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/ee-dom-ee-krepost.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International