Ютазы районының яшь футболчылары Октябрьский шәһәрендә көч сынаштылар

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

«Буцифалл Уруссу» һәм «Буцифалл Ютаза» футбол командалары Октябрьский шәһәренә футбол фестиваленә чакырылды.

Октябрьский шәһәренең Спорт сараенда «Кыш бабай кубогына футбол фестивале» дуслык турниры узды.

Фестивальдә барлыгы унике команда катнашты, алар арасында Ютазы районы командалары да булды.

- Уен бик кызыклы һәм дулкынландыргыч үтте. Балалар башка командалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, күрше шәһәрләрдән килгән уенчылар белән таныштылар. Барысы бик тә канәгать калды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты «Буцифалл» ФК администраторы Лилия Ахунова.

Спорт чарасы ахырында барлык командалар да Кыш бабай кубогы, истәлекле значоклар, грамоталар һәм татлы бүләкләр алдылар.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/iunye-futbolisty-iutazinskogo-raiona-poigrali-s-oktiabrcami

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International