Ютазы районы ЗАГСында 2024 елда туган беренче бала теркәлде

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Урыссуда гомер итүче Алсынбаевлар гаиләсе өчен яңа ел башы бәхетле һәм шатлыклы булды.

2024 елның 5 гыйнварында Филарет һәм Динара Алсынбаевларның беренче балалары Адиль туа. Малай Бөгелмә бала тудыру йортында дөньяга килә.

Адиль - яңа елда Ютазы районы ЗАГС бүлеге тарафыннан теркәлгән беренче бала.

ЗАГС бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхретдинова яшь әти-әнигә туу турында 1 нче санлы таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча районда 123 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 63е малай һәм 60ы кыз — дип хәбәр итте ЗАГС начальнигы Гүзәлия Фәхретдинова.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-iutazinskom-raionnom-zags-e-zaregistrirovan-pervyi-rebenok-rozdennyi-v-2024-godu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International