Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә балалар дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.
Мәсәлән, «Тылсымлы әвәләү» дәресендә балалар гади пластилиннан «Раштуа фәрештәсен» ясаганнар.
- Мавыктыргыч шөгыль барысын да җәлеп итте. Гади технология, балаларның фантазиясе һәм тырышлыгы искиткеч нәтиҗәгә китерде - «Раштуа фәрештәсе» барлыкка килде, – дип сөйләде балалар иҗаты үзәге өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Гөбәйдуллина.