Ютазы районында 2023 елда 5662 кеше диспансерлаштырылган.
Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру нәтиҗәсендә 12 кешедә яман шеш, ике кешедә шикәр диабеты, ике кешедә сулыш алу белән проблемалар, 39 кешедә ашказаны-эчәк тракты органнары авырулары, 59 кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары, 53 кешедә гиперхолестеринемия, 118 кешедә симерү ачыкланган.
Диспансерлаштыру - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының бер юнәлеше булып тора Барлык ютазылыларның да сәламәтлек торышын бушлай тикшерү мөмкинлеге бар. Диспансерлаштыру кагыйдәләре буенча, 18 яшьтән 39 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен диспансерлаштыру үтәргә кирәк.
– 2024 елда диспансерлаштыруга 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 һәм 1985 елга кадәр туучыларны көтәбез. Аны 18 яшьтән үк үтәргә мөмкин, хәтта бернәрсә дә авыртмаса да. Диспансеризациянең төп максаты – авыруларны башлангыч стадиядә ачыклау, – дип сөйли Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Азат Галиев.
Тикшеренү өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Поликлиникага паспорт һәм ОМС полисы буенча, телефон аша яки «Дәүләт хезмәтләре» аша язылырга мөмкин.
https://vk.com/urussucrb
Тулырак: http://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/urussinskaia-crb-plan-dispanserizacii-vypolnila-v-polnoi-mere