Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Сез затлы һәм гадел эшкә – закон тантанасын тәэмин итүгә, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга хезмәт итәсез. Прокуратура – хокук саклау системасының төп звеносы.
Быел прокуратура органнарына Россия дәүләтчелеген тагын да ныгытырга, бердәм хокукый киңлекне тәэмин итәргә, законнарга таянып гаделлеккә ирешергә, коррупциягә, экстремизмга, оешкан җинаятьчелеккә каршы торырга туры киләчәк. Сез барлык проблемаларны һәм актуаль бурычларны лаеклы үтәрсез дип ышанам!
Бәйрәм белән! Барлык башлангычларда да уңышлар телибез!