Балалар иҗаты үзәге өстәмә белем бирү педагогы Гөлчәчәк Вәлиева җитәкчелегендә «Яшь талантлар» театраль студиясе балалары яңа спектакль әзерлиләр.
«Яшь талантлар» театр төркемендә «Блокадалы Ленинград балалары» спектакленә әзерлек башланды.
- Балалар алдында җиңелләрдән булмаган бурыч тора. Һәрбер рольне тоярга, балачаксыз калган балаларның язмышын үзең аша үткәрергә кирәк. Бүгенге чор балаларына ул вакыттагы балалар кичергән ачлыкны һәм куркуны күз алдына китерү авыр, — дип билгеләп үтте коллектив җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева.
Театральләштерелгән спектакль 26 гыйнварда күрсәтеләчәк.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/rebiata-teatralnoi-studii-iunye-talanty-gotoviat-novuiu-postanovku