9-12 гыйнварда мәктәп укучыларының инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
2023/2024 уку елына бөтенроссия һәм республика укучылар олимпиадаларын үткәрү графигына ярашлы, 2024 елның 9 гыйнварыннан чит телләр буенча олимпиадаларның төбәк этабы старт алды.
Инглиз теленнән «Олимпка юл» олимпиадасында Ютазы районының 5 укучысы катнашты, шуларның 4се призер булды:
- Юлия Ханипова, 2нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;
- Анастасия Топорова, 3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;
- Дарья Нагайцева, 3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;
- Виктория Ковалева, Урыссу гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/4-skolnicy-raiona-stali-prizerami-respublikanskoi-olimpiady