Россия Матбугаты көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, редакторларны, типография хезмәткәрләрен, басма матбугат таратучыларны, җәмәгать хәбәрчеләрен – гражданнарның төп хокукларының берсе – сүз иреге хокукын тәэмин итүчеләрне берләштерә.
Сезнең тынгысыз эшегез әдәби талант кына түгел, ә җаваплылык, сабырлык, осталык һәм фидакарьлек таләп итә торган хезмәт. Сез укучыларыгызның проблемалары белән яшисез, аларга районда булган вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итәсез. Җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда, ватандашларыгызда актив гражданлык позициясен тәрбияләүдә сезнең өлешегез күп. Һәм моның өчен якташларыгыз Сезгә хөрмәт һәм ышаныч белән җавап бирәләр, сездән ярдәм, киңәш һәм оператив, ышанычлы мәгълүмат көтәләр.
«Ютазы таңы» газетасы редакциясе коллективын чын күңелдән котлыйм. Сезгә үткен каләм, югары тираж һәм рейтинглар телим. Укучыларыгыз өчен һәрвакыт кызыклы булып калыгыз. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек!