12 гыйнварда китапханәгә Урыссуның 1 нче санлы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучылары килде.
Китап дөньясына кызыклы сәяхәтен балалар комплектлау бүлегеннән башладылар. Бүлек мөдире Галиева Фәйрүзә Кәрим кызы балаларны әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге белән таныштырды.
Китапханәче Шәрипова Ильсеар абонементта укучыларны китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды, китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеге, аларның ни өчен кирәклеге һәм китаплар ничек ясалуы турында сөйләде.
Хезмәт күрсәтү бүлегендә балалар китапханәгә ничек язылырга, нәрсә ул «абонемент», «уку залы» һәм аларның нәрсә белән аерылганын белделәр. Шулай ук балаларга китапларны ничек дөрес сайларга һәм китапларның нинди принцип буенча урнаштырылганы турында сөйләделәр, һәр китапның киштәдә үз урыны бар, анда ул сакланырга тиеш, шул рәвешле, әлеге китапны укырга теләгән һәр кеше аны үзе таба ала. Аннары балалар сайланган китапны укучының формулярында һәм электрон укучы билетында язылганнан соң гына алырга мөмкин икәнен белделәр. Китапны укыганнан соң, аны кирәкле вакытта китапханәгә кайтарырга кирәк.
Китапханәнең уку залында мөдир Кунафина Светлана «Китап хастаханәсе» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны реставрацияләүдә катнаштылар – тышлыкларны ябыштырдылар, бөгелгән китап битләрен җәйделәр, карандаш белән язылган сызымнарны бетерделәр, битләрне ябыштырдылар.
Балалар өчен «Китап хастаханәсе» – ул уен да, хезмәт тә, яңа белем алу мөмкинлеге дә. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар яңа, чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгалар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылалар.
Чара ахырында балалар өчен «Яраткан әкият битләре буенча» дип исемләнгән викторина үткәрелде, анда алар рус халык һәм автор әкиятләре турында сорауларга җавап бирделәр. Барысы да биремнәрне бик яхшы башкардылар.