Гриппны профилактикалау чаралары

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Грипп һәм ОРВИ кыш көне иң еш очрый торган йогышлы авырулар.

Хөрмәтле район халкы! ОРВИ һәм гриппны профилактикалау чаралары турында онытмагыз, Сәламәтлегегезне саклагыз!

• Кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз;

• Кешеләр җыелган урыннарда битлек кулланыгыз;

• Авыру билгеләре, аеруча төчкерү яки йөткерү, булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәгез;

• Урамнан кергәч һәм җәмәгать транспортында булганнан соң кулларыгызны сабын белән регуляр рәвештә юыгыз;

• Урамнан кергәч һәм җәмәгать транспортында булганнан соң борын куышлыгын юыгыз;

• Бүлмәне даими җилләтегез;

• Йортыгызда дымлы җыештыруны даими эшләгез;

• Даими рәвештә йортыгызны җилләтегез;

• Азыкта С витамины булган продуктлар кулланыгыз;

• Сарымсак һәм суган кушып күбрәк ризык ашагыз;

• Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/mery-profilaktiki-grippa-vazno-znat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International