8-9 нчы сыйныф укучылары өчен профилактик эш кысаларында биология укытучысы Елена Колобова электрон тәмәкенең зыяны турында видеоролик карау ярдәмендә әңгәмә үткәрде.
Никотин булмаган катнашмалар зарарсыз дип санаучылар ялгыша. Организм өчен куркыныч булып составында пропиленгликоль һәм глицерин булган тарту өчен ароматлаштырылган матдәләр тора.
«Аларны җылытканда канцерогеннар − формальдегид һәм акролеин барлыкка килә, әлеге матдәләр беренче бөтендөнья сугышы вакытында химик корал буларак кулланылган», — дип сөйли Елена Колобова.
Бу матдәләрнең организмда туплануы баш мие, йөрәк, җенси әгъзалар, мускуллар системасына зарарлы йогынты ясый, бавыр һәм үпкә авырулары, онкология һәм онкологик авырулар үсешен китереп чыгарырга мөмкин.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/elenoi-kolobovoi-o-vrede-elektronnyx-sigaret