Иске Яңа ел алдыннан өстәмә белем бирү педагоглары укучылар өчен Кыш бабай белән хушлашу очрашуы оештырдылар.
Бу көнне Балалар иҗаты үзәгендә «Вот и старый Новый год у ворот» күңел ачу программасы оештырылды. Балалар җырладылар, чыршы тирәсендә биеделәр, Кыш бабай белән очраштылар һәм яңа ел шигырьләрен сөйләделәр. Кыш бабай балаларны татлы конфетлар белән сыйлады һәм уеннар белән сөендерде.
Яңа ел бәйрәме онытылмаслык тәэсирләр калдырып үтте. Чара яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-cdt-otprazdnovali-staryi-novyi-god