«Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы 15 гыйнвардан капиталь ремонтка ябыла.
«Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы бинасына планлаштырылган ремонт агымдагы елның 15 гыйнварында башланачак.
Эшләүче секцияләр эшен туктатмаячак. Ремонт вакытында тренировкалар башка биналарда узачак.
Мәсәлән, грек-рим көрәше буенча дәресләр «Энергия» стадионында, ә баскетбол – 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.
Объектны ачу 2024 елның сентябренә планлаштыра.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/sok-olimp-zakryvaetsia-na-remont