Туймазы шәһәренең «Олимпиец» спорт клубында волейбол буенча Татарстан һәм Башкортстан республикаларының районнары арасында дусларча очрашу узды.
«Лидер» волейбол командасы мәктәбе (Туймазы, тренеры А.Ф. Әхмәдиев) һәм «Уруссинка» (тренеры Г.Г. Гариев) бер-берсенә каршы уйнады.
Ике команда да искиткеч уен күрсәтте.
- Мондый дәрәҗәдәге ярышлар статуслы ярыш кысаларында уздырылмый, командаларның уен тәҗрибәсен арттыру өчен үткәрелә. Дусларча матчта катнашучылар өчен уен сыйфаты мөһим. Әлеге уеннан барысы да бик канәгать калды, – дип билгеләп үтте Урыссу командасы тренеры Газинур Гариев.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/voleibolnaia-komanda-urussinka-sygrala-s-tuimazinskoi-komandoi