Традиция буенча Иске Яңа ел бөтен илдә билгеләп үтелә.
Урыссуда бу бәйрәмне район мәдәният йорты янындагы мәйданда билгеләп үттеләр.
Бәйрәм кунаклары яңа ел атмосферасына бик теләп чумдылар, әкият геройлары белән бергә чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар һәм биеделәр. Мәдәният йорты артистлары тамашачыларны бәйрәм концерты белән сөендерде.
Чара ахырында бәйрәм дискотекасы узды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/urussincy-vstretili-staryi-novyi-god