Мәгариф туризмы программасы кысаларында мәктәп укучылары өчен Урыссу-Бәйрәкә-Урыссу маршруты буенча беренче тур узды.
Турда беренче катнашучылар Урыссуның 3 нче санлы мәктәбе укучылары булды.
5а сыйныфы укучыларының ата-аналар комитеты, сыйныф җитәкчесе Рөстәм Нигъмәтуллин һәм 3 нче санлы мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Светлана Пройдакова белән бергә белем бирү туризмы кысаларында Урыссу-Бәйрәкә-Урыссу маршруты буенча беренче турны үткәрделәр.
Балалар «Гобәйдия» музеенда булдылар, биредә музей җитәкчесе аларны авыл, чишмә, таш күпер тарихы һәм императрица Екатерина II идарә иткән чорда төзелгән трактның (юлның) бер өлеше белән таныштырды.
Шулай ук төркем «Батыр» спорт комплексында булды, комплексның директоры
Р.Әхмәтҗанов спорт төрләре белән таныштырды, ә авыл спортчылары милли көрәш буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Сәяхәт бик файдалы һәм кызыклы булды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-iutazinskom-raione-razvivaetsia-obrazovatelnyi-turizm