Эшләгәннән соң, ял итәргә дә була

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар иҗаты үзәгенең «Активистлар лигасы» волонтерлары шугалакны кардан чистартырга ярдәм итәләр.

«Активистлар лигасы» волонтерлары актив яшьләр репутациясен саклый. Ял көннәрендә алар өйдә утырмыйлар: тауда шуалар, саф һавада уеннар уйныйлар, тимераякта шуалар һәм шугалакны чистартырга да ярдәм итәләр.

Балалар килгәнче территориядәге шугалакны һәрвакытта да чистартырга өлгермиләр. Мондый вакытта ярдәмгә тимераякта йөрергә килгән балалар, шулай ук «Активистлар лигасы» волонтерлары килә.

Карны чистартып бетергәннән соң, шуарга да була.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/porabotali-mozno-i-pokatatsia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International