«Доброшвеи» волонтерлар отряды чираттагы гуманитар йөкне әзерләде

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Гуманитар йөкне 16 гыйнварда җибәрү планлаштырыла.

Бүгенге көндә, отряд эшли башлаганнан бирле төрле юнәлешләрдә транспорт компаниясе аша, фронт яны авылларына, госпитальләргә һәм солдатларга  20 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, Ютазы районы волонтерлары яңгырдан саклаучы киемнәр, маскировкалау костюмнары, солдатларга балаклавалар һәм термо-кием тегәләр, маскировка челтәрләре һәм нашлемниклар үрәләр, оекбашлар бәйлиләр, блиндаж шәмнәре ясыйлар. Ә күптән түгел  «Доброшвеи» азык-төлек тармагын да үзләштерде – коры шулпа һәм боткалар әзерлиләр, җиләк-җимешләр киптерәләр, өйдә печенье пешерәләр һәм боларның барысын да махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.

— Волонтерларның ярдәме бәяләп бетергесез. Безнең районда игелекле һәм ярдәмчел кешеләр бик күп. Фронт өчен кирәкле әйберләрнең исемлееге килгән саен, без солдатлар сораганны тулысынча җыярга тырышабыз. Гуманитар ярдәмне әзерләүгә матди яктан ярдәм итүче волонтерлар зур өлеш кертә. Бу акча ярдәмендә без солдатлар өчен кирәкле әйберләрне сатып алабыз, – дип билгеләп үтте «Доброшвеи» отряды волонтеры Ирина Абрамова.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/volonterskii-otriad-dobrosvei-upakoval-ocerednoi-gumanitarnyi-gruz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International