«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачылды, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар – Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, өстәмә оештыручы – ВЭБ.РФ. Идеяне идея.росконгресс.рф платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.

«Форум – бүген илебез алдында торган проблемаларга һәрвакыт яңа, стандарт булмаган караш. Узган еллар тәҗрибәсе буенча без Россия язмышында, аның киләчәген формалаштыруда катнашырга әзер булган күпме фикерле һәм битараф булмаган кешеләрне күрәбез. Быел кабул ителәчәк идеяләр һәм тәкъдимнәр илнең 2036 елга кадәр үсеш стратегиясен әзерләүдә ярдәм итәр дип өметләнәбез», – диде РФ Президенты ярдәмчесе, форумның оештыру комитеты рәисе Максим Орешкин.

«Форум кысаларында гамәлгә ашырыла торган җәмгыять, экспертлар берләшмәсе, хакимият һәм бизнес арасында турыдан-туры ачык диалог –  илнең гомуммилли бурычларын хәл итүнең кирәкле һәм перспективалы механизмы булып тора. Ул, шул исәптән, күп кеше тәкъдим иткән инициативаларга комплекслы һәм нәтиҗәле ярдәм чаралары аша тәэмин ителә», – дип ассызыклады идарә рәисе, Росконгресс фонды директоры Александр Стуглев.

«Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, эшкуарлык инициативасына ярдәм итү, технологияләр, мәгариф өлкәсендә тәкъдимнәре һәм проектлары булган һәркемнән гаризалар көтәбез. Һәр идея бәя алачак – бу эшкә традицион рәвештә киң эксперт җәмәгатьчелеген, региональ идарә командаларын тоташтырачакбыз», – дип билгеләп үтте Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева.

Идеяләр һәм тәкъдимнәр «Халыкның тормыш сыйфаты», «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Тормыш өчен киңлек», «Эффектив хезмәт һәм мәгариф», «Технологик үсеш», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы карарлар» һәм «Эффектив дәүләт» номинацияләре буенча кабул ителә. Россиянең теләсә кайсы кешесе гариза бирә ала. Моның өчен платформада теркәлү һәм кирәкле номинацияне сайлау җитә.

Беренче «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы 2020 елда узды. Россия Президенты Указы нигезендә форум ел саен үткәрелә башлады. Өч ел эчендә ул 400 меңнән артык кешене берләштерә. Беренче елда 14 768 инициатива һәм проект җыя алдык, 2022 елда лидерлар илне үстерү өчен 19 512 идея тәкъдим итте, 2023 елда – 23 563. Ел саен агентлыктан, форум партнерларыннан, төбәк хакимиятләреннән 1000гә якын идея төрле ярдәм чаралары ала.

Аерым алганда, Удмуртиядән Наталья Москвитинаның «Сәлам, әни!» проекты, ана булу турында кайгырту фәлсәфәсен яңадан карап чыгуга, күп балалылыкны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән Әлеге проект инде 9 төбәктә гамәлгә ашырыла. 700дән артык табиб укытылды, 6 меңнән артык мәгълүмат җыелмасы бирелде, хатын-кызлар консультациясенең 5 кабинеты ремонтланды. Россия Хезмәт Министрлыгы барлык субъектларга проект нигезендә яткан практиканы үзләрендә кертергә тәкъдим итте.

«200 км кадәр түбән космосны үзләштерү буенча космик аппаратлар төзү» проекты ион двигательләрне сынау өчен финанслауны җәлеп итте. Сынаулар Мәскәү авиация институты белән берлектә башланды, беренче уңай нәтиҗәләр алынды.

Алексей Трубников, «Ясалма интеллектлы программа платформасы ярдәмендә төгәл игенчелек технологияләрен тиражлау» проекты авторы, Амур өлкәсендәге ике хуҗалык белән контрактлар төзеде. Компаниянең клиентлары булып 29 эре авыл хуҗалыгы җитештерүчесе тора. Проект карары ярдәмендә якынча 1,5 млн га авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International