Урыссу бистәсендә Пушкин урамындагы ике катлы йортта янгын чыкты.
2024 елның 15 гыйнварында 09 сәгать 53 минутта янгын турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр янгын урынына килгәндә, икенче каттагы фатирдан төтен чыга иде. Разведка нәтиҗәсендә йортта аңсыз ир-ат табыла, ул Урыссу үзәк хастаханәсенә озатыла. Янгынның сәбәбе билгеләнә.
Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге Ютазы районы халкын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра һәм янгын турында кисәтү өчен өйләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга тәкъдим итә.
Подробнее: http://yutazy.ru/news/kriminal/pozar-v-urussu-vovremia-likvidirovan