Бистәбезнең иң җаваплы һәм тырыш ишегалды җыештыручыларының берсе — «Восток» торак милекчеләре ширкәте ишегалды җыештыручысы Надежда Куцевол.
Урыссу күп фатирлы йортларының һәр ишегалды торак милекчеләре ширкәтенә һәм идарәче компаниягә беркетелгән, аларның чисталыгын ишегалды җыештыручылары күзәтә.
Урыссу бистәсендә барлыгы ике торак милекчеләре ширкәте һәм бер идарәче компания эшли. «Восток» торак милекчеләре ширкәтендә — биш, «Удача» да — өч, идарәче компаниядә — тугыз ишегалды җыештыручысы эшли. Алар йорт яны территорияләренең чисталыгын һәм тәртибен күзәтәләр.
Ишегалды җыештыручыларының эше иртә белән үк башлана. Кышкы вакытта алар юлларны кардан һәм боздан чистарталар. Җәй көне дә эш җитәрлек.
Надежда Куцевол «Восток» торак милекчеләре ширкәте җыештыручысы. Ул өч биш катлы һәм алты ике катлы йортны тәртиптә тота.
Бу хакта тулырак сез «Ютазы таңы» газетасы битләреннән таныша аласыз.