2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасының цифрлы трансформациясе, педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның яңартылган «Электрон мәгариф» системасындагы үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Оештыручы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 18 гыйнварда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2024 елның 17 гыйнварына 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә

https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International